|
18:55 "Укытучылар елы"н ачу тантанасы |
24 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч
авылы урта мәктәбендә "Укытучылар елы"н ачу тантанасы булып узды. Кичәне
сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Ахметзанов И.А.
ачып җибәрде. Кичәгә лаеклы ялда булган барлык укытучылар да чакырылган
иде. Алар укучылар алдында истәлекләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен
бирделәр. Кичә җыр, бию белән үрелеп барды. Соңыннан әңгәмә чәй өстәле
артында дәвам итте. Килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды,
укучылар һәм укытучылар әлеге кичәдән ка нәгать калдылар.
|
Просмотров: 900 |
Добавил: Лилия-Фоатовна
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|