|
1 март көнне район мәгълүмати - методик үзәгендә программистлар ярышы булып узды. Бу ярышта 6 сыйныф укучысы Сабиров Нияз һәм 9 сыйныф укучысы Шайдуллина Алия катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
|
6 март көнне мәктәптәге хатын - кыз укытучыларыбызны котлап әдәби - музыкаль монтаж күрсәтелде,истәлекле бүләкләр тапшырылды.
|
24 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч
авылы урта мәктәбендә "Укытучылар елы"н ачу тантанасы булып узды. Кичәне
сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Ахметзанов И.А.
ачып җибәрде. Кичәгә лаеклы ялда булган барлык укытучылар да чакырылган
иде. Алар укучылар алдында истәлекләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен
бирделәр. Кичә җыр, бию белән үрелеп барды. Соңыннан әңгәмә чәй өстәле
артында дәвам итте. Килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды,
укучылар һәм укытучылар әлеге кичәдән ка нәгать калдылар.
...
Читать дальше »
|
19 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч
авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!" кичәсе
булып узды. Кичәдә 8 - 11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләрен
төрле өлкәләрдә сынап карадылар. ( Кызларга прическа, салат ясау, спорт
ярышлары һ.б.) Кичә күңелле үтте. Мәктәп дирекциясе укучыларны истәлекле
бүләкләр, грамота белән бүләкләде.
|
21 февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 16 февраль көнне 5- 11 сыйныф укучылары катнашында пресс - конференция оештырылды, һәр сыйныфта "Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" дип исемләнгән бюллетень чыгарылды.
|
15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп
үтелде.Бу чарада 6-8 сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьнең
шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.Кичә
күңелле үтте.!
|
11 февраль көнне 1 сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып узды.
Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Кичә
мультимедиа кулланып үткәрелде. Укучыларны зур җиңүләре белән сыйныф
җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары котлады, бүләкләр
тапшырды.
|
|
Календарь |
---|
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|