Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 23.04.2024, 16:37

Шайдуллина Лилия Фоат кызының сайты

Меню сайта
Котлыйбыз!

Сайтның дуслары
Наш опрос
Сайтны бәяләгез
Барлык җаваплар: 16

5 октябрь - Укытучылар көне.  Укучылар укытучыларны котладылар  чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
 
Просмотров: 1234 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 06.10.2010 | Комментарии (0)

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә өлкәннәр белән очрашу кичәсе булып узды. Мәктәпкә төрле елларда эшләгән укытучылар һәм хезмәткәрләр чакырылган иде. Укучылар алар хөрмәтенә концерт һәм чәй өстәле әзерләделәр.Кичә бик күңелле узды.

   
Просмотров: 1631 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 06.10.2010 | Комментарии (0)

Белем бәйрәме әзерлекле төстә, бик күңелле узды . Беренче сыйныфка ике укучы кабул итеп алдым.

Просмотров: 1903 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

24 май көнне табигать кочагында Пионер Сабан туен бәөрәм иттек. Бәйрәм барышында иң элек уха пешердек,төрле спорт уеннары уйнадык. Ярышларда укучылар теләп катнаштылар һәм җиңүләр яуладылар. Мәктәп администрациясе укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.                                                      
                                                    &n ... Читать дальше »
Просмотров: 779 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 26.05.2010 | Комментарии (0)

24 май көнне мәктәптә  "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре,район вәкилләре  һ.б. катнашты. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр,хәерле юл теләделәр.Бәйрәм күңелле үтте.                                 
Просмотров: 2560 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 26.05.2010 | Комментарии (0)

20 май көнне Кукмара муниципаль районы Кәркәүч авылы мәдәният йортында район укучылары арасында Фасил Әхмәтов исемендәге фестиваль - конкурс булып узды. Фестивальдә 7- 17 яшькә кадәр булган укучылар чыгыш ясады. Алар Фасил Әхмәтов һәм башка композиторларның җырларын башкардылар. Фестиваль әзерлекле төстә, күңелле узды.

Просмотров: 897 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 26.05.2010 | Комментарии (0)

17 майда ТНВ каналында оештырылган Тамчы шоу - интеллектуаль уенында катнаштык. Безнең мәктәп укучылары Әлмәт районы Мактама урта мәктәбе командасына каршы чыгыш ясадылар һәм 24/22 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Просмотров: 1009 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 19.05.2010 | Комментарии (0)

Һәр елдагыча  9 май - Җиңү бәйрәме зур әзерлек һәм оешканлык белән узды. Мәктәп укучылары демонстрациягә чыктылар, ветераннарны котладылар, алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

           
Просмотров: 2403 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 19.05.2010 | Комментарии (0)

2 апрель - Балалар китабы көне. Шул уңайдан Кукмара муниципаль районы Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары катнашында" Әкиятләр илендә" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәне китапханәче Фәйзриева Наилә Гимматулловна оештырды һәм алып барды. Кичәдә презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, китапханәче әзерләгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кичә күңелле узды.
   
Просмотров: 1622 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 06.04.2010 | Комментарии (0)

9 март көнне мәктәптә халык уен коралларында уйнаучы Солтан Шигапов белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә 1- 11 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Укучылар үзләренә күп мәгълүмат алдылар, җырлап, биеп бергәләп ял иттеләр. Кичә күңелле узды.
Просмотров: 965 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 09.03.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 »
2021 ел

 

 

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz