Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 12:59

Шайдуллина Лилия Фоат кызының сайты

Меню сайта
Котлыйбыз!

Сайтның дуслары
Наш опрос
Сайтны бәяләгез
Барлык җаваплар: 16

1 март көнне район мәгълүмати - методик үзәгендә программистлар ярышы булып узды. Бу ярышта 6 сыйныф укучысы Сабиров Нияз һәм 9 сыйныф укучысы Шайдуллина Алия катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
Просмотров: 760 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 08.03.2010 | Комментарии (0)

6 март көнне мәктәптәге хатын - кыз укытучыларыбызны котлап әдәби - музыкаль монтаж күрсәтелде,истәлекле бүләкләр тапшырылды.   
       
   
Просмотров: 1328 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 08.03.2010 | Комментарии (0)

5 март көнне мәктәптә "Ягез әле, кызлар! бәйгесе булып узды. Бәйгедә 8-11 сыйныф кызлары катнашты. Алар үзәрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйге бик күңелле үтте, ахырда мәктәп җитәкчелеге кызларга истәлекле бүләкләр, грамота тапшырды.
  
Просмотров: 1693 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 08.03.2010 | Комментарии (0)

24 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч авылы урта мәктәбендә "Укытучылар елы"н ачу тантанасы булып узды. Кичәне сәламләү һәм котлау  сүзләре белән мәктәп директоры Ахметзанов И.А. ачып җибәрде. Кичәгә лаеклы ялда булган барлык укытучылар да чакырылган иде. Алар укучылар алдында истәлекләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Кичә җыр, бию белән үрелеп барды. Соңыннан әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, укучылар һәм укытучылар әлеге кичәдән ка  нәгать калдылар.

      ... Читать дальше »

Просмотров: 898 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 24.02.2010 | Комментарии (0)

21 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Халыкара туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән чараларга йомгак ясалды. һәр сыйныфта диктантлар яздырылып,"Иң грамоталы" язучы укучылар ачыкландыХ( Мәктәп буенча 16 укучы). Чараларда актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр,грамота тапшырылды.

      ... Читать дальше »

Просмотров: 1090 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 23.02.2010 | Комментарии (0)

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кукмара районы Кәркәүч урта белем бирү мәктәбендә ир - ат укытучыларны бәйрәм белән котлау традициягә кергән. Быел да 5 сыйныф укучылары укытучыларны котлап әдәби - музыкаль монтаж әзерләде, бүләкләр тапшырды. Кичә күңелле үтте.                                      

.      ... Читать дальше »

Просмотров: 4040 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 23.02.2010 | Комментарии (0)

19 февраль көнне Кукмара районы Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!" кичәсе булып узды. Кичәдә 8 - 11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар. ( Кызларга прическа, салат ясау, спорт ярышлары һ.б.) Кичә күңелле үтте. Мәктәп дирекциясе укучыларны истәлекле бүләкләр, грамота белән бүләкләде.

    

Просмотров: 1420 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 23.02.2010 | Комментарии (0)

21 февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 16 февраль көнне 5- 11 сыйныф укучылары катнашында пресс - конференция оештырылды, һәр сыйныфта "Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" дип исемләнгән бюллетень чыгарылды.
     
Просмотров: 1469 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 17.02.2010 | Комментарии (0)

15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде.Бу чарада 6-8 сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.Кичә күңелле үтте.!
Просмотров: 1519 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 15.02.2010 | Комментарии (0)

11 февраль көнне 1 сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Кичә мультимедиа кулланып үткәрелде. Укучыларны зур җиңүләре белән сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары котлады, бүләкләр тапшырды.                                                                                             
Просмотров: 1232 | Добавил: Лилия-Фоатовна | Дата: 14.02.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3
2021 ел

 

 

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz