|
31 нче октябрь көнне мәктәптә 1 чирек нәтиҗәләренә багышланган ата - аналар җыелышы булып узды. Җыелышта сыйныф җитәкчеләре Шайдуллина Л.Ф. һәм Ахметзянова Р.Ф. чыгыш ясады. Алар әти - әниләрне укучыларның билгеләре белән таныштырдылар, төрле темаларга фикер алыштылар, алга куелган бурычларны билгеләделәр.
|
29 нчы октябрь көнне мәктәбебездз Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бу кичәдә нәни дусларыбыз-балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Шулай ук рәсем һәм яшелчәләрдән ясалган күргәзмә дә оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
|
27 октябрь көнне 4 сыйныф укучылары татар теле буенча мониторингта катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар. Алга таба да төрле фәннәр буенча мониторинглар оештырылачак, укучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.
|
|
|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|