Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәптә,
Хушлашып җәйләр белән,
Көзге чәчәкләр хәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.