1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебезгә әбиләрне җыйдык. Аларны бәйрәм белән котлап, укучылар белән концерт әзерләдек.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Әбиләр бәйрәмнән кәнәгать калдылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр.
Өлкәннәр көне бүген булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.